Нитратларны киметү ысулы
Яшелчәләрне суда тотып нитратларны киметергә була. 6-12 сәгать суда торган яшелчәләрдә нитрат 20-40 %ка кими.
Яшелчәләрне пешергәндә нитратлар кими. Бәрәңге — 30-50 %, кишер һәм кәбестә — 70, чөгендер 40-50 %ка кадәр. Әмма озак кайнатканда нитратлар гына түгел, файдалы матдәләр дә азая. Шикле яшелчәләрне пешкән суны кулланмагыз. Консервлау шулай ук нитратларны киметә, ә суын эчмәскә кирәк.
Ашламаны күп керткәндә, үз яшелчәңдә дә нитратлар җыелырга мөмкин. Яшелчә, җиләк-җимеш өлгергәндә, бакчага азотлы ашламалар (мочевина, аммиак селитрасы һ.б.) кертергә ярамый.
Нитратлар тамыр, сабак, яфрак җепселләре, кабыкта туплана. Яшел тәмләткечләрнең каты сабагын, тамыразыкның аскы өлешен, кәбестәнең үзәге һәм өске яфракларын кулланмаска тырышыгыз.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев