Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Киңәш

Көзге сарымсакны дөрес итеп ничек утыртырга?

Сарымсакны сентябрьнең соңгы декадасыннан алдарак утыртырга ярамый.

Көзге сарымсак утырту турында оста бакчачылар киңәше «Челнинские известия» сайтында чыкты.

Түтәлләрне әзерләгәндә башта туфракны зарарсызландыру хәерле. Моның өчен марганцовка эремәсе яки башка биопрепаратлар сатып алып сибәргә кирәк.

Аннары туфракка туклыклы матдәләр кертү таләп ителә. Бу сарымсакка кышын исән калырга ярдәм итә. Моның өчен фосфорлы һәм калийлы ашламалар кулланыла.

Сарымсакны сентябрьнең соңгы декадасыннан алдарак утыртырга ярамый. Сарымсак утыртканда салкынча һава булырга тиеш. Юкса, сарымсак бүлбеләре вакытыннан алда тишелеп чыга башлар, диелә бу хәбәрдә.

Фото: /pixabay.com

ЧЫганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев