Кулларыгыз ярылса...
Кыш көне күп кешенең куллары ярыла. Аларга берничә киңәш
Кыш куллар ярыла, кайчак хәтта каный башлый. Ни өчен мондый хәл килеп чыга? Чөнки кул тиресе дымга кытлык кичерә. "Шуңа күрә дымландыргыч кремнар кыш буе кулыгыздан төшмәсен", дип киңәш итә дерматологлар да. Аны көнгә өч-дүрт мәртәбә, бигрәк тә төнгә каршы сөртү хәерле.
Кулга перчатка-бияләй кимичә йөрү дә зыянлы.
Куллар өчен натураль маска да эшләү проблеманы хәл итәргә булыша. Моның өчен бер чәй калагы теләсә нинди үлән төнәтмәсенә 1 чәй калагы бал бутап, өч аш кашыгы атланмай (сыер мае) өстәгез.
Башта кулларны җылымса үлән төнәтмәсендә 10-15 минут тотып, соңрак масканы сөртергә кирәк. Кулларга полиэтилен пакет киеп, 20-30 минут чамасы тотканнан соң, су белән чайкап, майлы крем сөртеп куегыз.
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев