Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Кулларны ничек агартырга?

Бакча эшләре башланды. Подологлар туфракта казынганда перчатка белән эшләргә киңәш итсәләр дә, күпләребез бу киңәшне истә тотмый.

Нәтиҗәдә, кул тиресе ярыйсы ук пычрана һәм аны агарту җиңел түгел. 

Иң кулае кул белән кер уу. Моны бакчада ук эшләргә була. Әмма моның өчен йомшак сабын куллану да җитә. Башта кулыгызны юыгыз, ә аннан исә кер уарга тотынырга да була. 

Әгәр дә тырнак эченә тулган пычракны чистарта алмыйсыз икән, моның өчен махсус щетка кулланырга мөмкин. Аларны профессиональ косметика сата торган кибетләрдә таба аласыз. Андый щетка белән акрын гына пычранган урыннарны ышкыгыз. Әмма артыгын каты басмагыз, канамасын. 

Шулай ук кулларны чистарту өчен лимон согы кулланырга була. Лимонның яртысына тырнакларыгызны батырыгыз һәм берничә тапкыр ышкып алыгыз.

Лимонны кул тиресенә дә бераз ышкырга мөмкин. Әгәр дә кулда киселгән, тырналган урыннар бар икән, ул очракта лимон белән чистартырга киңәш ителми, яра урыннарын әчеттерүе бар. 

Водород перекисе дә тырнак төпләренә, кулның сырларына кереп тулган туфракны чистартырга булыша. 100 мл водород перекисе, 400 мл су, 15 мл юа торган матдә (сабын яисә савыт-саба юа торган сыеклык та ярый), 20 мл нашатырь спирты алына. Судан кала барлык матдәләрне дә бергә кушыгыз һәм болгатыгыз.

Суны 40 градуска кадәр җылытырга кирәк. Аннан шул суга катнашманы салырга, яхшылап болгатырга. Әзер катнашмага кулларны 10 минут тыгып торырга. Һәм йомшарган пычракларны щетка белән чистартып бетерергә. Процедура тәмамланганнан соң кулга крем сөртегез. 

Кулларны чистарту өчен тагын бер катнашма. Савытка 2 литр су салыгыз. Шуңа 20 мл сабын, 5 гр диңгез тозы салыгыз. Әлеге катнашмага кулларыгызны тыгып, 20 минут тотыгыз. Аннан крем сөртегез. Катнашмага аякларыгызны да тыгарга була. Диңгез тозы белән ясалган мондый су тире өслеген чистартып кына калмый, аякларны ял да иттерәчәк. 

Бу ысулларның барысыннан соң да тире өслегенә крем сөртергә онытмагыз. Әгәр дә кул астында крем булмаса, каймак яисә ак май сөртегез. Болай эшләгәндә тире өслеге кипмәячәк. 

Тире өслегендә тырналган, киселгән урыннар бар икән, моны игътибарсыз калдырырга ярамый. Кулларны юганнан соң антисептик сиптерергә һәм яраларны эшкәртергә кирәк. 

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев