Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Косметиканы алыштырып торырга кирәк

Яраткан косметика чарасыннан ял итеп алырга кирәк, ди белгеч.

Табиб-дерматолог косметика чараларын алмаштырып торырга киңәш итте. Бу турыда «360» телеканалына табиб-дерматолог Наталья Махнева сөйләде.

Косметиканы өч айга бер мәртәбә алмаштырырга кирәк. Иске чараларны ташламагыз, тән тиресе алардан ял итеп кенә алсын.

«Әгәр берәр төрле косметиканы куллана башлагач, башта бар да яхшы булса, әле аннары да барысы шәп булыр дип көтәргә кирәкми. Яраткан косметика чарасыннан ял итеп алырга кирәк. Аннары кабат шуны ук сөртә башларга була», — ди ул.

Дерматолог сүзләренчә, тониктан һәм күбектән башлап, кремга кадәр — барысын да бер линиядән файдаланырга кирәк. Үзеңнең тән тиресе тибына яраклы косметиканы сайлаганда, белгеч белән киңәшегез, диелә бу хәбәрдә.

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев