Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Консерва сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк

Консерва сайлап алганда игътибарлы булырга кирәк.

1. Банкалары кабарып торган консерваларны алмагыз. Ул төрле сәбәпләр
аркасында формасын үзгәрткән булырга мөмкин. Шул исәптән, туңдырып
эретү нәтиҗәсендә дә.
2. Сатып алыр алдыннан консерва банкасын селкеп карагыз. Эчендә сыеклык күбрәк булган саен аның балыгы да азрак булачак.
3. Кәгазь этикеткадагы мәгълүмат белән банка капкачындагы маркировка
туры киләме-юкмы икәнен карагыз.
4. Яңа гына тотылган балыктан консерваларны диңгез янындагы
предприятиеләрдә генә ясауларын истән чыгармагыз. Әгәр дә консерва
Россиянең урта полосасында ясалган икән, димәк, туңдырылган чимал
кулланылган дигән сүз.
5. Консерваларның составын карагыз. Идеаль консерва балык, тоз һәм
тәмләткечләрдән генә ясала.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев