Йокысызлыктан интегүчеләр өчен
Йокысызлыктан интегүче кешеләр өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез
Галимнәр мәгълүматлары буенча, Россиядә соңгы биш елда йокысызлыктан интегүче кешеләр саны ике тапкырга – 15 проценттан 30га кадәр арткан. Сомнолог сүзләренчә, 50 процент очракта йокы сыйфатын мөстәкыйль яхшыртырга мөмкин. Моның өчен ул түбәндәге киңәшләр бирә:
Режим. Ял көннәрендә артыгын йокларга кирәкми. Иң яхшысы, ял һәм эш көннәре арасындагы аерма бер сәгать, күп дигәндә, ике сәгать булсын.
Кофеин. Без чәй, кофе һәм шоколадны күп кулланабыз. Эш шунда ки, кофеин аденозин молекуласына охшаган, ул баш миенә организмда энергия запасларының кимүе турында сөйли. Организмга кофеин кергәч, ул күп энергия барлыкка килде һәм аны сарыф итәргә мөмкин, дип уйлый. Ләкин шуннан соң төшенкелек барлыкка килә. Нәтиҗәдә, башта без үзебезне яхшы хис итү өчен, ә аннары начар хис итмәү өчен кофе эчәбез. Шулай булгач, йокларга сигез сәгать кала кофеин кулланмау яхшырак. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә кагыла.
Даими физик йөкләнеш. Бенджамин Франклин арыганлык – иң яхшы мендәр, дигән. Даими аэроб йөкләнеш: йөгерү, йөзү, велосипед – борчылу, депрессия һәм йокысызлыкны дәвалауда фармакотерапия һәм психотерапиягә караганда нәтиҗәлерәк. Әмма кеше көненә 10 мең адым йөрүне түгел, ә дару эчүне кулайрак күрә.
Мәгълүмати детокс. Смартфон кулланганда, стресс дәрәҗәсе артырга мөмкин. Яңалыкларны көннең беренче яртысында көнгә 15-30 минут белән чикләгез. Үзегез ышана торган бер-ике мәгълүмат чыганагын гына карагыз.
Туклану. Төнгә каршы артыгын ашамагыз. Кешедә ашкайнату процессы актив. 100 грамм итне эшкәртү өчен 200 килокалорияне сарыф итәргә кирәк. Бу йөкләнеш 20 минут дәвамында сәгатенә тугыз километр тизлек белән йөгерүгә тиң. Әгәр сез йоклар алдыннан ашап ятасыз икән, организм – бавыр, үт, ашказаны асты бизе эшләргә мәҗбүр, болар барысы да йокыны начарайта. Кефир эчеп, салат ашап ятсаң, шул җитә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев