Йокы өчен шифа
Табиб магнийга бай ризыклар ашарга киңәш итә.
Медицина фәннәре кандидаты, гастроэнтеролог магний запасларын тулыландыруга бик мохтаҗ кешеләр барлыгын ассызыклый.
“Магнийга ихтыяҗ арту үсмер чорда, авыр физик эш эшләгәндә, хроник стресс, эмоциональ киеренкелек булганда, йокы туймаганда күзәтелә", — дип кисәтә табиб.
Русиялеләр арасында популяр булган кайбер ризыклар магнийга бик бай. Табиб сүзләренә караганда, кеше тәүлеклек магний ихтыяҗының яртысын диярлек икмәк, ярма, какао һәм чикләвек исәбенә канәгатьләндерә ала. Белгеч искәртүенчә, БАДлар кулланырга кирәкми.
Шул ук вакытта магнийның артык булуы сәламәт организм өчен хәвефле түгел. Ләкин, бавыр проблемалары булган кешеләр хәрәкәтнең тоткарлануын һәм йокымсырау тоярга мөмкин. Шулай ук артериаль гипотония үсеше ихтималы да читтә калмый. "Кукуруз, петрушка, суган, кәбестә һәм женьшень магнийга бик бай”, — дип белдерә табиб.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев