Яңа ел табынына ризыклар
Яңа ел якынлаша — кайбер гаиләләр инде бүгеннән үк табынны уйлый башлый. Нәрсә пешерергә, нәрсә куярга? Әмма бер мөһим нечкәлек бар — кайбер салатлар шәраб белән бөтенләй туры килми.
“Сельдь под шубой” + шампан = яхшыга китермәс. Ни өчен?
Тоз һәм балык консервантлары шампанның CO₂ күбекләре белән кушылып, ашказаны лайласын ярсыта, хәтта шешенү һәм яндыру хисе дә китереп чыгарырга мөмкин
Бу салатка газсыз су яки коры шәраб кулайрак.
Маринадланган гөмбәләр — аеруча игътибар таләп итә!
Монда куркыныч Clostridium бактерияләре яшеренергә мөмкин
Алар исә үлемгә китерә торган ботулизм сәбәбе була ала.
Үзегез маринадлаган гөмбәне ашар алдыннан:
— банка капкачы күпермәгәнме?
— күбекләр бармы?
— төсе үзгәрмәгәнме?
Барысын да җентекләп тикшерегез!
Оливье + итле кабымлыклар
бавыр өчен икеләтә авырлык. Өстәвенә, майонез бүлмә температурасында алтын стафилококк өчен менә дигән мохиткә әйләнә.20–25 °C та ул бик тиз үрчи.
Киңәш: ингредиентларны йогурт белән болгату күпкә яхшырак.
Яңа ел табыны куаныч кына китерсен.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев