Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Бүген елның иң озын көне

Теләкләр теләп калырга ашыгыгыз!

Бүген – елның иң озын көне. Ә менә 22 июньнән көннәр акрынлап кыскара башлаячак. Шуңа да бу көнне мөмкин кадәр позитив рухта үткәрергә кирәк. Бүген кояшның иң озак яктырткан көне. Ә кояш ул – яктылык, җылылык, нур. Шуңа да бүген башкарылган изге эшләр үзеңә дә әйләнеп кайтачагын белдерә астрологлар.

 

Шулай ук бүген теләгән теләкләр дә тормышка аша, имеш. Ә бу теләкләрнең тизрәк тормышка ашуын теләсәгез, 12 капка аша чыгарга кирәк, ди. Әле алай гына да түгел, теләгегезне кәгазь битенә язып, аны яндырып көлен тәрәзә аша очырыгыз. Тик моны көндезге 16:00 сәгатькә кадәр эшләп өлгерегез. Игътибарлы булыгыз, көле кире очып кермәсен, югыйсә, теләгегез тормышка ашмаячак.

Ә без, мөселман халкы, бары тик Аллаһ кына безнең хыялларны тормышка ашыруына ышанып яшибез. Әлбәттә, теләкләребезне ишетми калмас. Шуңа да җәйнең иң матур, озын көненнән ямь табып, якыннарыбызга игътибарлы булып бу көнне үткәрик.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев