Бәрәңге чәчәген ни өчен өзеп ташларга кирәк?
Бу эшне нәкъ менә шушы көннәрдә эшләп калырга киңәш ителә.
Бәрәңге чәчәкләрен өзәр вакыт җитте.
Тәҗрибәле бакчачы Әлфия Сәлахова сүзләренчә, бәрәңге чәчәкләрен өзеп ташлау уңышны арттыра.
«Без мәктәптә укыганда, балаларны колхоз кырына җибәрәләр иде. Күптән булган вакыйгалар инде, тик шул чактагы дөрес әйберләр истә кала бит. Бәрәңге чәчәген өзеп, орлык ясалырга мөмкинлек бирмәсәң, уңыш 15 процентка арта», — ди Әлфия Сәлахова.
Әгәр чәчәкләрен өзеп ташласаң, бәрәңге бар көчен бүлбеләр үстерүгә җибәрә, диелә бу хәбәрдә.
Фото: /pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев