Җир кардан ачыла башлауга ук көз көне утыртып калдырган сарымсаклар баш төртә башлый. Беренче кояш нурларында алар бик тиз күтәрелә. Тәҗрибәле бакчачылар түтәлләр ачыла башлауга ук үсентеләрне тукландыра башлый.
– Без авыл балалары кечкенәдән үк бакча серләрен өйрәнеп үстек. Сарымсак, суган, кәбестә, кишер, помидор кебек яшелчәләрне гади генә табигый ашламалар кулланып үстерү тәҗрибәсен әти- әниләрдән алып калдык. Көздән утырткан сарымсаклар суыклар башланганчы тамыр җибәреп өлгергән, шул ук вакытта тишелеп чыкмаган булырга тиеш, – дип аңлатты Исергәп авылында яшәүче Зөфәр Зарипов. – Утыртыласы сарымсак тырнаклары никадәр эрерәк, димәк, уңыш та шул кадәр яхшы була дигән сүз. Орлыклык сарымсак зуррак булган саен тирәнрәк утыртырга кирәк. Гадәттә, сарымсакны биш-сигез сантиметр тирәнлеккә утыртам. Сарымсак утырткан түтәл өстенә, өшемәсен өчен, көздән тирес яки пычкы чүбе җәяргә кирәк. Ә яз көне сарымсак шытып чыккач, беркайчан да химик ашламалар кулланганыбыз юк, халык ысуллары кулланабыз. Сарымсак түтәленә тавык абзарыннан чыккан тирес яхшы һәм мунча көле.
Нет комментариев