Арыганлыкны басучы эчемлекләр
Бакча сезонын ачтык. Көн дәвамында ярыйсы гына арыла. Бу арыганлыкны бетерү өчен белгечләр берничә төрле эчемлек тәкъдим итә.
Салкын каһвә. Аны ясау өчен кичтән каһвә өстенә салкын су салып калдырырга кирәк. Мондый ысул белән әзерләнгән каһвәдә полифеноллар саны күбрәк була. Ул кан әйләнешен яхшырта. Өстәвенә, кофеин да азрак һәм бәвелне дә азрак бүленә.
Куас. Авыр эшләр башкарганда организмга ярдәм итәргә теләсәгез, куастан да баш тартмагыз. Бу эчемлек ашкайнату системасы өчен бик файдалы (шикәр комы тутырылган, химик матдәләр белән “баетылган” куас белән бутамагыз). Безнең эчәклек системасында огпанизмны саклый торган, иммунитетны яхшыртучы бик күп бактерияләр була. Ә куас пробиотик һәм пребиотикларга бай. Бу матдәләр эчәклектәге бактерияләр өчен бик файдалы.
Чиста су. Эсседә эшләгәндә сусауны басар өчен иң әйбәте, әлбәттә чиста су, ди табиблар. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу максаттан газлы су, гади суга караганда, күпкә яхшырак, дип искәртә алар. Америкада шундый тәҗрибә уздырганнар. Пациентларга сусауны басар өчен 400 мл су биргәннәр. Берникадәр вакыттан соң суны тагын тәкъдим иткәннәр һәм газлы су эчкән пациентлар сыеклыкны икенче тапкыр күпкә азрак кулланган. Иң мөһиме, сусауны басар өчен +6 градуслы, ягъни, суыткычтан яңа гына алынган суны эчәргә кирәк. Су канны сыеклатуын һәм кан әйләнешен яхшыртуын да истән чыгармагыз, ди табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев