Трасса куркынычсызрак булачак
21 июльдән соң Исергәп һәм Шалты авылларында төннәр яктырак булачак. Шушы авыллар аша үтүче автомобиль юлы буена куелган яңа фонарьларны кабызу шул датага билгеләнгән.
Казан - Оренбург автомобиль трассасының Исергәп авылы аша үтүче өлешенә 48 багана һәм 55 яктырткыч, Шалтыдагы өлешенә 41 багана һәм 44 яктырткыч куелган. Бу эшне, торак пунктлар аша үтүче федераль автомобиль юлларын яктырту программасы буенча, Баулыдагы "Энергосервис" җәмгыяте башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев