Татар Кандызы мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме (фото)
Төп тема

Татар Кандызы мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме (фото)

25 май мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме үтте.

Быел 11-нче сыйныфны 5 укучы, 9-нчы сыйныфны 4 укучы тәмамлый. Алар өчен кыңгырау соңгы тапкыр яңгырады.

Бәйрәмдә ата-аналар, ветеран укытучылар, авыл җирлеге идарәсе башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин катнашты. Баулы районы башкарма комитетының эшләре белән идарә итүче Хаким Могыйнов укучыларны бәйрәм белән котлады, Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллинның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

11 сыйныф укучылары чыгыш ясадылар 9-нчы, 11-нче сыйныф укучыларына дәүләт имтиханнарын уңышлы бирүләрен теләп калабыз.

Фото: социаль челтәр


Нет комментариев