Халык шагыйре, Муса Җәлил, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинга үзе исән булса, 84 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Баулы районында төрле чаралар, хәтер кичәләре оештырылды.
Якташыбыз Фәнис Яруллин Баулы төбәген бөтен дөньяга таныткан шәхес. Аның иҗат җимешләре төрле телләрдә яңгырый. 9 февраль аның туган көне. Шул уңайдан әдипне зурлап төрле чаралар үтте. Шундый искә алу кичәсе Яңа Шалты авылы мәдәният йортында да булды. Чара “Җилкәннәр җилдә сынала” исеме белән үтте.
– Чара барышында яраткан якташыбызның шигырьләре укылды. Безнең авылдашыбыз, җирле композиторыбыз Чулпан Каниповның Фәнис Яруллин шигырьләренә язылган җырлары яңгырады, – дип сөйләде Яңа Шалты авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Вахитова. – Әлеге чарага әдипнең иҗатын сөючеләр җыелды.
Фото: Яңа Шалты авылы мәдәният йорты
Нет комментариев