Кояшлы көннәр әле булачак, һәм бик тиздән.
Төп тема

Кояшлы көннәр әле булачак, һәм бик тиздән.

Әле шимбә көнне генә - 2 нче сентябрьдә Татарстанда чын җәй хөкем сөрде, һава 26 градуска кадәр җылынды. 3 нче сентябрьнең кичендә сиздереп салкын килде. Республикага циклон артында тупланган салкын арктик һава бәреп керде. Температура төнлә 9 градуска кадәр төште, ә көндез 12-14 градустан артмады. Белгечләр әйтүенчә, уртача тәүлеклек температура...

Россия Гидромет хезмәте фаразлавынча, сентябрьдә Татарстанда уртача температура климат нормасыннан 1 градуска югарырак булыр дип көтелә. Республикада 11 градус җылылык көзнең беренче ае өчен норма санала. Явым-төшемнәр исә күпъеллык күзәтүләрдән соң ачыкланган норма - 52 мм дан кимрәк булыр дип көтелә. Сентябрьнең беренче ункөнлегендә температура климатик нормадан 1,5 градуска югарырак булачак", - дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълумат агентлыгына ТР Гидрометцентрының метеофаразлар бүлеге башлыгы Ирина Трущина.
Алдагы өч тәүлектә һава акрынлап җылыначак, көчле явым-төшем көтелми. Тик атна ахырына һава тагын бозыла, яңгырлар килә. Бу атнада аз болытлы җылы көннәр дәвамлы булмас дип фаразлана.
"Әбиләр чуагы" уртача 1 - 1,5 атна дәвам итә. Быел әбиләр чуагы сентябрнең икенче яртысында булачак. Ул бер атнага килер дигэн өмет бар. Антициклон һәм көньяк җилләре килсә, температура 20 градус җылыдан артып та китәргә мөмкин. Соңгы 17 ел эчендә ике ел әбиләр чуагы булмады. Шуңа да быел ул булырга ихтимал", - дип саный Юрий Переведенцев.

Чыганак: intertat.tatar


Нет комментариев