Исергәп халкы башкаларга үрнәк
Төп тема

Исергәп халкы башкаларга үрнәк

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә. Аның чираттагысы Исергәп авыл җирлегендә булды. Район җитәкчеләре социаль объектларда, крестьян-фермерлык хуҗалыкларында булганнан соң авыл клубына юл алдылар. Клуб фойесында зур күргәзмә оештырылган иде.

Исергәп авылы кул осталары, пешекчеләре, уңган халкы белән тирә-якка дан тоткан авыл. Бу хакта җыен алдыннан оештырылган кул эшләре күргәзмәсе сөйли. Татар халкының бавырсакларын, төсле итеп әзерләнгән чәчәкләрен, күзикмәкләрен Исергәпнең уңган хуҗабикәләре дә бик тәмле итеп пешерә. Ул гына да түгел, бер өстәлгә төрлесеннән сөт ризыкларын куйганнар. Эремчек, кызыл катык, каймак, сөт кебек аш-су өстәленә кул эшләре тезелгән күргәзмә ялганып китә. Биредә авылның кул осталары Люция Шәрифуллина, Сәлия Мәҗитова, Хәтимә Шаракова, Рүзилә Әбүзәрова бәйләгән, чиккән, ясаган әйберләр куелган. Шулай ук Исергәп авылыннан чыккан иҗат кешеләре дә авыл горурлыгы. Моның шулай икәнен авылдаш язучыларның китаплар күргәзмәсе сөйли.  Балалар иҗаты да читтә калмаган. Аларның эшләре аерым урын алып тора.

Җыен Исергәп авыл җирлеге башлыгы Айдар Әгълиуллин чыгышы белән башланып китте.

– Исергәп авыл җирлегендә 380 хуҗалык, 1196 кеше исәпләнә, шул исәптән Яңа Баулы авылында 40 хуҗалык, 96 кеше, – дип сөйләде ул.– Җирлектә мөгезле эре терлек саны 236 баш, шуларның 57 се савым сыерлары.

Җирлек башлыгы 2020 нче елда башкарылган эшләргә дә нәтиҗә ясады. Язгы ташудан зыян күрмәс өчен су юллары чистартылган, авыл территориясендә өмәләр оештырылган. Совет, Тукай урамнарында өлешчә юллар төзекләндерелгән. Ленин урамында 1500 озынлыктагы юлга таш-ком катнашмасы җәелгән, Казан урамына керү юлы ремонтланган. Яшьләр урамында 400 метр юлга махсус программа буенча, 250 метрына - иганәчеләр ярдәме белән ком-таш катнашмасы түшәлгән. Урам утлары яңартылган, авылдагы өч зиратта да төзекләндерү эшләре башкарылган. Елның иң истәлекле, тарихка кереп калачак вакыйгасы – авылның Бөтенроссия бәйгесендә катнашып унбиш миллион сум акча отуы.

 “Бәкер” крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Марат Бакиров та узган елга йомгак доклады белән чыгыш ясады. Әлеге хуҗалык оешып эшли башлауга 30 ел булган.

– Безнең хуҗалыкта 3200 гектар җир бар, – диде Марат Бакиров. – 360 пай җирен эшкәртәбез. 2020 ел уңышыннан һәр пай өчен 3 центнер фураж, 2 центнер бодай, ике рулон салам бирдек. Шулай ук бакчалар эшкәрттек. Бүгенге көндә хуҗалыкта унҗиде кеше эшли.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Талипов  “Бәкер” крестьян-фермер хуҗалыгының еллык эшенә анализ ясады.

– Әлеге хуҗалыкта 367 мөгезле эре терлек, шул исәптән 148 савым сыеры, 1220 сарык һәм 30 баш ат исәпләнә, – диде ул. – 884 тонна сөт савылган, 49 тонна ит җитештерелгән. Бер гектардан 38,7 центнер уңыш алып, тулай җыем 7740 тонна тәшкил иткән. Хуҗалык 2020 елда 96 миллион сумнан артык сумлык продукция җитештергән.

Мәктәп, уку-укыту, ирешелгән уңышлар хакында мәктәп директоры Ландыш Габделова сөйләде.

Җыелыш барышында шулай ук Баулы үзәк хастаханәсе вәкиле  Ринат Шәфыйков та чыгыш ясады. Пандемия белән бәйле вәзгыять хакында сөйләп, вакцинация үтү мөһимлеген ассызыклады.

Аннан сүзне шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев алды. Барлык тыңланган докладлардан соң үз фикерен җиткерде. Шуны да әйтергә кирәк, авылларда җыеннар башланыр алдыннан прокурор авыл халкы белән якыннан аралашып, кабул итү сәгатьләре оештыра. Димәк, җыенга кадәр, халык фикерен дә тыңлап куйган була. Ул башка авыл җирлекләре белән чагыштырып, Исергәп авыл җирлегендә эшләнгән эшләрне хуплады. Киләчәктә авыл уртасыннан узган федераль трассада уңай якка үзгәрешләр булачагын халыкка җиткерде. Административ хокук бозулар, җинаятьләр булмавын, авыл җирлегендә халык белән алып барылган эш нәтиҗәсе икәнлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, халык эш белән мәшгуль.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин районда башкарылган эшләргә отчет тотты. Исергәп авылында башкарылган эшләрдән дә кәнәгать булуын әйтте.

Җыелыш азагында хуҗасыз этләр, авылга килгән төлкеләр хакында һәм пассажир автобуслары хакында сорауларын бирделәр. Һәм шунда ук җавап та алдылар.

Җыелыш күңелле нота белән тәмам булды. Исергәп авылының “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рүзилә Әбүзәрова халык исеменнән авыл башлыгына һәм килгән район җитәкчеләренә рәхмәт җиткерде. Кунакчыл Исергәп халкы килгән кунакларга күчтәнәчләр биреп, көчле алкышлар белән озатып калды.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте


Нет комментариев