Бүген, 18 августта, кичке сәгать алтыда Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында узачак концертта татар эстрадасы артистлары, алып баручылар чыгыш ясаячак.
“Китап радиосы “Мин матурлык эзләп йөрим...” дип исемләнгән #автомарафон оештырып, Татарстанның район һәм шәһәрләрендә җәйге урам концертлары куя башлады. Ниһаять, ул бүген безнең шәһәребезгә дә килеп җитәчәк.
Проектның максаты – “Китап” радиосын популярлаштыру гына түгел, ә татар шигъриятен пропагандалау, халыкта әдәбиятка, укуга мәхәббәт уяту. Проект Татарстан республикасы президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә уздырыла.
Баулыда узачак концертта татар эстрадасы артистлары Фәрит Низамиев, Лилия Кадирова, Айгөл Рәхимова, Ирина Арсланова, Тимерхан Мөхәммәтҗанов һәм җирле артистлар катнашуы көтелә. Шул ук вакытта, Китаплылар белән бергәләп, тамашачыларга да яраткан шигырьләрен сөйләү, җырчыларга кушылып күңелгә якын җырларын башкарырга мөмкинлек биреләчәк.
Чарада “Баулы-информ” редакциясе дә катнаша. Редакция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Баулы районы газеталарын алырга, язылырга да мөмкин булачак.
Татар шигырьләре, җыр-моңнары яратучы баулылар, бүген кичке сәгать алтыда Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында узачак концертка рәхим итегез. Карау – бушлай.
Реклама
16+
Нет комментариев