Район кырларында уракның да соңгы көннәре бара. Баулы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов мәгълүматы буенча, район игенчеләре яхшы һава торышы булганда, бер сәгать тә вакытны әрәм итмичә эшли.
Бүгенге көндә районда уңыш барлыгы 14500 гектардан җыеп алынган. Уңыш бер гектардан 27 центнер тәшкил итә. “Баулы- информ” хәбәрчесе “Исламгалиевләр” хуҗалыгында көнбагыш суктыру басуында булып кайтты.
Көнбагыш чәчелгән мәйданнарны өч-дүрт комбайн эшкәртә. Дымсыз, явым- төшемнәр булмаган көзге көннәрнең һәр минуты игенчеләр өчен кадерле. Равшан Артыкбаев “Исламгалиевләр” хуҗалыгында ун елдан артык эшли. Техника төзек, ягулык булганда сөенеп эшләргә була, ди ул.
– Бу хуҗалыкта ун елдан артык эшлим. Аңынчы совхозда комбайн ярдәмчесе булып йөргән идем, – дип сөйләде ял итәргә туктаган арада Равшан Артыкбаев. – Башта “Нива” комбайнында эшләдем. Өйрәтүчеләрем әйбәт булды. Аннан бу хуҗалыкта “Дон”га утырдым. “Дон”нан соң яңа “Акрос” бирделәр. Аллага шөкер, эшлибез, һава торышы бар, кояш. Уңыш әйбәт кенә.
Игенчеләрнең эш сәгате иртә таңнан башланып, төнгә кадәр дәвам итә. Игенчеләр уздырыштан басуларны иңли. Аларның һәрберсе үзара ярышларда бирешергә теләми.
– Безнең хуҗалыкта бүгенге көндә 8500 гектар сөрү җире бар. Без анда көзге бодай, рапс, җитен, көнбагыш, вика культуралары чәчәбез, – дип аңлатып үтте Вахит Исламгалиев. – Без бүгенге көндә язгы бодайны әз күләмдә чәчәбез. Чөнки аңа сорау юк. Күбрәк көнбагыш, җитен, вика культураларына күчтек. Урып-җыюга килгәндә, бу соңгы культура – көнбагыш. Ул 3600 гектар тәшкил итә. Бүген аны икенче көн җыябыз. Уңыш 26 центнер тәшкил итә гектарыннан. Артыннан ук сөрү эшләрен дә алып барабыз, язга җирне әзерләп калдырабыз. Быел безнең хуҗалык тарихында бер мең гектарда көзге рапс чәчтек. Матур гына үсеп килә. Яңа культура, әлбәттә, үзенчәлекләре бар.
Җитәкче сүзләренчә, быел авыррак булса да, ягулык һәм майлау материалларына кытлык, тоткарлык булмаган. Аларга бәяләрнең кинәт кенә күтәрелеп китүе җир кешесе файдасына түгеллеген әйтеп китте ул. Шулай ук хуҗалыклар җитештергән продукцияне сату бәясенең дә түбән һәм тотрыклы булмавы, хуҗалык җитәкчеләрен хафага сала. Алар җитештергән көнбагыш 6-7 процент дымлылык белән югары сыйфатта алына. Аны үзләренең сушилкаларында киптерәләр һәм май җитештерү өчен озаталар. Хуҗалыкта һәр эш җайга салынган, сушилкада сәгатенә 49 тонна бөртекле культура киптерү мөмкинлеге бар.
– Көнбагышка килгәндә, әлбәттә, бәяләргә кайтып кала инде. Былтыргы елда бу вакытта 35 сумга саткан булсак, әлеге вакытта 25 сумга сатабыз. Бу 30-40 процентка кимрәк, – ди Вахит Исламгалиев.
“Исламгалиевләр” хуҗалыгы кырчылык белән бергә терлекчелек тармагын да уңышлы гына алып баручы алдынгы хуҗалыкларның берсе. Алар соңгы елларда сөтчелектән, тулысынча мәрмәр ит җитештерүгә күчтеләр. Кырларда да, фермаларда эш туктап тормый. Хуҗалыкта барлыгы 750 баш мөгезле эре терлек бар.
– Мал азыгына килгәндә, без бер башка утыз берәмлек мал азыгы әзерләдек. Ул безгә кыш чыгарга җитә. Печән, салам, фураж, кукуруз чәчтек быел, бик яхшы уңыш булды. Ул да мал азыгы, – ди җитәкче. Аның сүзләренчә, быел аларның планында мал санын арттыру бурычы да куелган.
Нет комментариев