Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
Төп тема

Баулының тормыш сөючән юбилярын тәбрик иттеләр

Баулыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны толы, тыл һәм Хезмәт ветераны Гөлсем Насырова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны район җитәкчекләре, якыннары һәм үзе эшләп лаеклы ялга чыккан эш урыныннан хезмәттәшләре өенә барып тәбрик иттеләр.

Юбиляр Гөлсем апа Насырованы күреп сөйләшә башлауга ук, аның озын гомеренең сере дөньяга һәм һәр нәрсәгә позитив карашта булганлыгыннан икәнен аңлыйсың. Ул гомере буе Баулы хәзерләүләр конторасында баш хисапчы булып эшләгән. Үзен котларга килүчеләрнең һәрберсен кочак җәеп каршы алды ул.

– Сез бит мине 90 яшем белән котларга да килгән идегез, – дип район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Илмира Хөснуллинаның иңбашыннан сөеп алды. – Менә исән-сау булгач, 95ем тулды. Шөкер, тормышлар җитеш, мин бит сугыш чорларына эләккән кеше. Бүгенге көндә бик рәхәт яшибез, илләребез генә тыныч булсын.

Юбилярга чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк һәм ил башлыгының котлау открыткасын тапшырдылар. Аны шулай ук үзе эшләп лаеклы ялга чыккан Баулы хәзерләүләр конторасыннан Флюр Миннуллин да тәбрик итте. Котлауларга юбилярның кызы Наилә Садыкова да кушылды.

– Без бик бәхетле, чөнки без үзебез олы яшьтә булсак та, әниебез исән-сау, – ди Наилә Садыкова. – Әни һәрвакыт уңган, көчле кеше. Бүгенге көндә дә һәрберебезгә киңәшләрен биреп, дөнья хәлләреннән хәбәрдар булып яши. Гөлләр, чәчәкләр үстерергә ярата. Әнинең тик торырга вакыты да юк. Еш кына балалары, 12 оныгы, 10 оныкчыгы кунакка килә. Андый көннәр бәйрәм кебек үтәләр.

Гөлсем апаның сөйләгән сугыш чоры истәлекләре, бәрәңге кәлҗемәсе пешерүләре, үзе яшәгән фатир ишегалдында яз саен гөлләр утыртуы, бүлмә гөлләре үстерү серләре хакында тулырак “Хезмәткә дан” газетасы һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев