Бүген Баулыда Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы матур очрашуга җыелды. Тәмле чәй табыны артында эшләнгән эшләргә йомгак, киләчәккә бурычлар хакында сөйләштеләр.
“Ак калфак”лар җыелган чәй табынына күз салу белән татар халкының йөзе чагыла кебек: аш-суга оста, кунакчыл, алтын һәм мул куллы, ачык йөзле, уңган... Мондый матур сүзләрне тагын да күпләп тезеп китәргә мөмкин. Шундый күркәм табын артында милли киемнәрдән зәвык белән киенгән кызлар, апалар һәм ханымнар.
“Бу безнең көтеп алынган очрашу. Узган елгы чикләүләр аркасында без аз-азлап кына кеше җыелып күрешүләр оештырдык. Быел менә бергә җыелырга мөмкинлек булды. Бүгенге очрашуыбызның максаты – оешмабызга яңа кешеләрне җәлеп итү, күрешеп, фикерләшеп, тәҗрибә уртаклашу, киләчәккә планнарны барлау, – дип аңлатып үтте Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова. – Авыл җирлекләреннән дә кызларны, апаларны чакырдык. Очрашуыбыз “Туган як нигъмәтләре” дип исемләнде. Бүген без туган җиребездә үскән җиләк-җимешләрдән тәмле итеп пешергән пироглар, милли ашларыбыздан авыз итәчәкбез һәм шифалы үләннәрдән чәй эчәчәкбез. Алар турында бераз сөйләп, мастер-класслар да күрсәтәбез. Кыскасы, тәҗрибә уртаклашабыз. “Ак калфак”ларның безгә кадәр дә булган матур эшләренә яшьләрне дә җәлеп итеп дәвам итәбез”.
Чара башында Фәридә Зыярова барлык “Ак калфак”лар исеменнән алты ел дәвамында оешманы җитәкләгән, җирле оешманы бөтен Татарстанга үрнәк буларак таныткан Румия Шәфиковага рәхмәтен җиткерде. Төрле елларда, төрле чаралар вакытында төшерелгән фоторәсемнәр җыелмасын бүләк итте. – “Румия ханым, җитәкче урында эшләсә дә, бик иҗади кеше буларак үзен танытты, – диде ул. – Нинди генә эшкә алынса да, матур нәтиҗәләре белән сөендерде”.
Күптән түгел генә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе итеп Римма Яруллина билгеләнде. Ул үзенә ышаныч белдереп, зур өметләр баглаган райондашларына рәхмәтен җиткерде. Бергәләп эшләгәндә генә матур уңышларга ирешеп булачагын ассызыклады.
“Ак калфак” оешмасының җирле бүлекчәсе безнең районда беренчеләрдән булып оешты, – дип узган елларны барлады егерме елга якын Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе булып торган Рәзинә Шараева. – Румия ханым ул җитәкчелек белән дә, районда булган хатын-кызлар белән дә уртак тел табып эшли белде. Мин аны һәрвакыт “идеяләр генераторы” дип йөртәм. Чөнки ул башкалар уйламаган, тормышка ашыра алмаган эшләрне төптән уйлап, җиренә җиткереп үткәреп җибәрә белде. Яңа фикерләре һәрвакыт кызыклы булып, милләтебез, телебез киләчәге өчен файдалы булды. “Ак калфак” оешмасын яшәтергә, ә ул исә тагын да матуррак эш-гамәлләре белән районыбыз данын лаеклы якласын дип телим”.
Татар җанлы очрашуга Шалтыдан килгән ветеран укытучы, бүгенге көндә үз авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова Румия Шәфиковага матур очрашулар истәлеге булсын дип, үзе чиккән калфакны бүләк итте.
Матур очрашу мул чәй табыны артында, моңлы җырлар белән дәвам итте.
Индира Сәйфуллина
Фото автора
Нет комментариев