Иртәгә, 1 мартта, Баулы шәһәренең Октябрь мәйданында Масленица уңаеннан бәйрәм үткәрелә.
Бәйрәмнең төп чарасы беленнәр фестивале булачак. Шулай ук театрлаштырылган тамаша һәм җирле артистлар концерты да тәкъдим ителәчәк. Гадәткә кергәнчә, бәйрәм ахырында карачкы яндыру күздә тотыла. Әлеге йола кышыны озату белән бәйле. Бәйрәм сәгать 11дә башлана.
Фото: http://pixabay.com
Нет комментариев