Баулыда мәетханә төзелеше дәвам итә
Баулының төньяк-көнчыгыш өлешендәге "Өмет" мәчетендә мәетханә төзелеше дәвам итә. Әлеге изге эшкә районның күп кенә оешма-предприятиеләреннән эшче куллар җәлеп ителгән.
Узган ел гына уртак көч белән мәетханәгә нигез салынган иде. Бүгенге көндә инде әлеге бинаның стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган, эчтә эшләр башкарыла.
- Аллага шөкер, мәчетләребездә башланган һәр эшне район җитәкчелеге хуплап каршы ала һәм ярдәм итә. Бу юлы да шулай булды, - ди районның имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. - Бергә киңәшләшкәннән соң эшне уртак көч белән дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек. Бүгенге көндә мәетханәнең түбәсе ябылды, тәрәзәләр кайтартабыз, төп бинасының идәненә плиткалар җәелде, стеналарын буйыйбыз, җиһазлар кайтардык. Шулай ук су, ут кертелгән, канализация челтәре ясалган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев