Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы Томбарлы җирлегендә халык җыены үтте

Мәктәпкә һәм мәдәният йортына капиталь ремонт кирәк, балалар бакчасында тәрәзәләрне алыштырасы бар, ә элемтә начар булу сәбәпле, ашыгыч ярдәм кирәк булганда фельдшерга шылтыратып булмый - әлеге һәм башка сораулар бүген Томбарлы авыл җирлегендә үткән халык җыенында күтәрелде.

Һәр җирлекнең килгән кунакларга күрсәткәндә горурлык хисе кичерерлек объектлары бар. Томбарлы җирлегендә ул, әлбәттә, алга киткән авыл хуҗалыгы тармагы. Тигез сафларга тезеп куелган чит ил техникалы зур машина-трактор паркы да, көр маллар белән тулы терлекчелек комплекслары да булган "Берлек" җәмгыяте булуы бу җирлекнең иң зур үзенчәлегедер. Җыен башланганчы бер сәгать алдан килгән район башлыгы Рамил Гатиятуллинга да Томбарлыда иң беренче терлекчелек комплексларын күрсәттеләр.

Томбарлы җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлек симертү белән җитди шөгыльләнүче кешеләр дә бар. Аларның берсе - Илдар Фәершин. Хуҗалыгын карап чыккач, район җитәкчеләре Илдарны мини-ферма төзү программасында катнашырга өндәделәр. Ул программада катнашучыга район төзелеш блоклары бирә, республика бюджеты сарай төзүгә тотылган чыгымнарның яртысын (200 мең сумга кадәр) кире кайтара.

Иганәчеләр ярдәмендә авылдагы "Миләүшә" балалар бакчасында зур төзекләндерү эшләре башкарылган иде. Биредә тагын бер проблеманы хәл итәсе бар: тәрәзәләрне алыштырырга кирәк. Балаларга җылы булсын дип, бакча хезмәткәрләре аларга полиэтилен кагып чыккан. Район җитәкчеләре бу мәсьәләне хәл итәргә тырышачакбыз диделәр.

Республика программасы буенча капиталь ремонтланган авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын күрсәткәндә җирлек башлыгы Эльвир Ямалетдинов яңартылган бинаны җылытуга электр энергиясе үткән елгы белән чагыштырганда күпкә азрак тотылуын әйтте.

Җыен Татар Томбарлы авылы мәдәният йортында үтте. Авыл җирлегендәге тормыш-көнкүрешне бөтен яклап яктырткан отчет белән авыл җирлеге башлыгы Эльвир Ямалетдинов чыгыш ясады. Җирле "Берлек" җәмгыяте эшчәнлегенә аның директоры Зөфәр Җәләев йомгак ясады. Җыенда катнашучылар Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллинга үзләренең сорауларын бирделәр. Болар турында тулырак итеп "Хезмәткә дан" газетасын укып һәм Баулы телевидениесенең яңалыклар программасын карап белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев