Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы гимназиясе юбилеенда Мәхәсим Әхмәтовка истәлек тактасы ачылды

Күп еллар шәһәрдә милли тәрбия учагы булган гимназиядә бүген уку йортының 25 еллыгына багышланган тантаналы чара булып узды.

1992 ел. Милли үзаң күтәрелгән чор. Республиканың төрле шәһәрләрендә бер-бер артлы татар мәктәпләре, гимназияләре ачыла. Баулы халык депутатлары Советы президиумы бистәдәге иң өлкән 1нче урта мәктәп базасында татар гимназиясе ачу турында карар кабул итә. Аның җитәкчеләре итеп Мәхәсим Мөхтәсим улы Әхмәтов һәм Разалия Хәмзә кызы Салахова билгеләнә. Һәм шул елны гимназиянең ике башлангыч сыйныфына 33 укучы кабул ителә, аларны Гөлнур Сирин кызы Самигуллина һәм Лена Әмир кызы Башарова укыта башлый.

Киләсе елда гимназиядә тагын берничә сыйныф туплана. Ә 1994 елда уку йортының үз бинасы барлыкка килә. "Ласточка" балалар бакчасы бинасы гимназия карамагына бирелә. Бер йодрык булып тупланган, бер тарафка карап эшләгән, милли рухлы буын тәрбияләү максатын куйган коллектив, яңа бинага куана-куана, аны укыту өчен яраклаштыруга керешә. Иң кирәкле әйберләр- мебель, парталар, сыйныф такталары һәм башка уку әсбаплары туплау эше башлана.

Район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләре ярдәме бәяләп бетергесез була. 31 августка кадәр гимназия территориясендә кызу эш алып барыла, анда укытучылар да, ата-аналар да, гимназия укучылары үзләре дә катнаша.

Ул вакыйгаларны мин, гимназиянең беренче чыгарылыш укучысы, яхшы хәтерлим. Үз бинабызга сөенеп туя алмаган вакыт иде ул.

Бүген, бәйрәм вакытында, бик күп матур истәлекләр яңарды күңелдә. Мәктәп елларыбыз белән бәйле сагынып, сокланып искә алырлык вакыйгалар, ә иң мөһиме - кешеләр күп булды шул. Аларның бер өлеше - бар күңелләрен биреп, бик күп көчләрен куеп хезмәт иткән укытучыларыбыз бүгенге бәйрәмдә мактаулы кунаклар буларак катнашты. Кызганычка каршы, кайберләре инде якты дөньяны калдырып киттеләр.

Шуларның берсе - гимназиянең беренче җитәкчесе, берничә ел элек вакытсыз вафат булган Мәхәсим Әхмәтовның истәлеге бүген мәрмәр плитәдә мәңгеләштерелде. Плитәне ачу тантанасында аның хезмәттәшләре, укучылары, шулай ук кызы Самира һәм тормыш иптәше Римма ханым катнашты.

Бәйрәм гимназиянең актлар залында концерт белән дәвам итте.

Район җитәкчелеге исеменнән ветеран укытучыларны, гимназия коллективын район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина тәбрикләде.

Ул бер төркем укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Гимназиянең укытучыларына район мәгариф бүлеге рәхмәт хатлары да тапшырылды.

Тәэсирле чыгышлар да аз булмады бәйрәмдә. Гимназияне ачуга зур өлеш керткән элекке район мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәзинә Шараева, гимназиянең директоры булып эшләгән Лилия Бакирова, күп еллар дәвамында математика укыткан, укыту эшләре буенча директор урынбасары булган Даирә Хәлфетдинова, гимназияне тәмамлаган Зилә Әхмәтнәбиева һәм башкаларның чыгышлары кабат шул бәхетле елларга алып кайткандай булды, күзләрне яшьләндерде.

Гимназия бәйрәме турында тулырак итеп 7 февраль санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев