Баулы шәһәрендә гомер итүче Гөлшат һәм Александр Сотниковлар гаиләсе үзләре яшәгән йорт ишегалдын виноград бакчасына әйләндергән. Бүгенге көндә алар 45 төр виноград үстерәләр.
Сотниковларның бакчасына килеп керү белән үзеңне көньяк илләре бакчасына килеп эләккәндәй хис итәсең. Бакчада буйдан-буйга виноград куаклары аллеясе.

– Беренче тапкыр виноград үсентесен, моннан егерме ел элек, минем әтием алып кайткан иде. Без аны бакчага утыртып куйдык. Бер-ике елдан ул җимешләр бирде, – дип сөйләде Гөлшат Сотникова. – Безнең якта да виноградтан мул уңыш алып булганына ышандык. Шуннан тормыш иптәшем Александр кызыксынып китте. Кайда нинди виноград үсентесе күрә, шуны алып кайтып, бакчага утырта торды. Әлбәттә, виноградның безнең якларга яраклашканракларын, бик иртә өлгерә торган сортларын сайлыйбыз. Чөнки безнең һава шартлары белән көзгә кергәнче виноград җимешләре пешеп өлгермәскә дә мөмкин. Шулай җыя-җыя бүгенге көндә бездә 45 төр виноград үсә.

Хуҗалар сүзләренчә, инде бакчаларында бәрәңге чәчәр өчен дә кечкенә генә мәйданчык калган. Тик яраткан һәм кызыксындырган шөгыль белән мавыгу барыбер күңеллерәк.
– Виноградны дөрес итеп карый белү – үзе бер сәнгать, – ди Гөлшат ханым. – Аның өчен вакыт та күп кирәк. Кайвакыт күпме тырышып та, табигать шартларына туры килмәскә мөмкин. Безнең якларда бигрәк тә “Алешенькин”, “Чарли”, “Ак” сортлы виноградлар яхшы үсә. Алар башка сортларга караганда уңышны да яхшы бирә.

Көз көне виноград куакларын бәйләп яки эләктереп куеп җиргә яткырып калдыралар һәм өстен җылыталар. Яшьрәк куакларны туфрак белән генә капласаң да өшемичә кышлый икән.
Ничек дөрес итеп чыбыкчадан виноград үстерергә? Ничек ашларга? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Фото: Индира Сәйфуллина
Нет комментариев