Кибет киштәләрендә Баулыда җитештерелгән ПЭТ-шешәләрдәге сөт күренә башлады.
Шушы көннәрдә “Садыйков” крестьян-фермерлык хуҗалыгының сөт цехында ПЭТ-шешәләр җитештерү һәм аларга сөт тутыру линиясе эшләтеп җибәрелде. Әлегә тәүлегенә 300 литр сөт шешәләрдә, 4,5 тонна чамасы баулылар күнеккән пакетларда җитештерелә. Цехта эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре дәвам итә, тиздән әче сөт ризыкларын шешәләргә тутыру линиясе дә эшли башлаячак.
Былтыр фермерлык хуҗалыгы, “Лизинг-грант” конкурсында катнашты һәм отты, җиһазлар сатып алу чыгымнарының бер өлешен субсидияләү рәвешендә дәүләт ярдәме алды.
Нет комментариев