Яңа табадан гына төшкән, буяу исе аңкып торган татарча китап укырга яраткан кешеләр “Баулы-информ”га мөрәҗәгать итә ала. Редакциягә яңа китаплар кайтты.
Рәфкать Шаһиевның “Элеккечә түгел без генә” әсәрендә катлаулы тормыш юлы үткән, бөтен авырлыкларны да Коръәннең илаһи көченә булган бөек ышанычы ярдәмендә җиңеп чыга алган Гайшә ханымның гыйбрәтле язмышы тасвирлана. Ул, туган иленнән читкә китеп тә, гади, тырыш һәм эшчән татар хатыны булып калган. “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә чыккан тагын бер китап – Ринат Мөхәммәдиевнең “Кыргый атауга сәяхәт” китабы. Басмага кертелгән повесть һәм хикәяләр сәяхәтнамә жанрында язылган. Дөньяның кайсы гына почмагына барып чыкмасын, хәтта кеше аягы басмаган атауда да язучы татар эзләренә тап була. Язучы үзенең әсәрләрендә сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да әсәрләрне укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралы картиналар җанлана.
“Элеккечә түгел без генә” әсәреннән бер өзек:
“...Кыз бала өчен әнинең иң кирәк вакытында, ятим калды Гайшә. Алай дисәң, әнинең кирәкмәгән чагы бармы икән?.. Җидене бетергән иде ул елны. Әнисе Фатыйма, озак ятмыйча гына, бер атна эчендә китеп барды. Гайшә өч кызның иң кечесе. Ике апасы инде тормышка чыккан, үз гаиләләре, балалары бар. Ә Гайшәгә кадәр туган икесе, бала вакытта ук, Ходай хозурына күчкәннәр. Шуңа Гайшәне, әти-әнисе, иркәләп кенә үстерделәр. Гайшә дә әнисен яратып туймый иде. Әнисе авырып киткәч тә яныннан китмәде ул. Апалары чиратлап килеп торсалар да, Гайшә төнлә, әнисе ята торган агач карават кырына чүмәшеп, башын әнисенең аяк очына куеп арып йоклап китә. Шулай торса әнисе терелер, авыру кире чигенер кебек иде Гайшәгә...”
Китапларны алырга теләүчеләр, редакциягә (Баулы, Пионер урамы, 9) рәхим итегез. Белешмәләр өчен телефон: 5-64-50.
Реклама
16+
Нет комментариев