Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында мәчет ачылды

Потап-Томбарлы авылында “Нур” мәчетен ачу тантанасы булды.

Мәчет ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты.

Потап-Томбарлы халкының яртысын диярлек мөселманнар тәшкил итә. Аларның сөенечен милләте буенча чуваш булган Виталий Козлов та уртаклашты, ул татарча чыгыш ясады.

Камил хәзрәт Сәмигуллин яңа ачылган мәчет хәзрәте Дәүләтҗан Ярмөхәммәтовка рәхмәт хаты һәм шаһәдәтнамә – “Нур” мәчетендә имам сыйфатында дини эшчәнлек алып бару хокукы турында таныклык – тапшырды.

64 яшьлек Дәүләтҗан Ярмөхәммәтов 2007 елда Потап-Томбарлыга Свердловск өлкәсеннән гаиләсе белән күченеп кайткан. Тормыш иптәше Алмира белән мәчет торгызырга ниятләгәннәр. Ләкин төзелеш өчен җир бирмәгәннәр. Гаилә, хыялларын тормышка ашырырга теләп, мәчетне үзләренең участогында сафка бастырырга карар иткәннәр. Хәзерге вакытта 26 сотый участокларының 12сен мәчет алып тора. Аңа 2016 елда нигез салганнар. Төзелештә туганнары ярдәм иткән. 66 квадрат метр мәйданлы мәчетне гисоблоктан салганнар. Бинага ут һәм җылылык үткәрелгән. Мәчетне гаиләнең мәрхүм киленнәре истәлегенә “Нур” дип атаганнар.

Хәзер чуваш авылы саналучы Потап-Томбарлыда да азан тавышы яңгыраячак, берничә дистә кеше уңайлы шартларда намазга баса алачак.

Мәчет ачу тантанасыннан соң, кунаклар Баулының “Гали” мәчетенә кичке намазга ашыкты. Аннары “Колос” кафесында район җитәкчелеге оештырган хәйрия ифтары үткәрелде. 140 кешегә исәпләнгән табын ризыклардан сыгылып торды.

Баулы районында якын арада тагын өч мәчет ачылуы күздә тотыла.

Айгөл ХӨСӘЕНОВА фотосурәтләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев