Кызылъяр авылы “Җәмигъ” мәчетендә изге Рамазан аенда ифтар ашлары уздыру күркәм гадәткә әверелеп бара.
“Ураза ае башланганнан бирле, авыл халкы, мәхәллә ярдәме белән ифтарлар оештырылып, мәчеттә мөслимәләр оешмасы, ханымнар, мул табын әзерләп, авылдашларыбызны берсеннән-берсе тәмле сый-хөрмәт белән сыйлый”, – дип хәбәр итте “Баулы-информ” редакциясенә Кызылъяр авылы ветераннар оешмасы рәисе Серинә Вәлиева.
Ифтар ашларына Кызылъяр авыл җирлеге ир-егетләре пылау әзерләгән. Шунысы сөенечле: алдагы ифтарлар уздыруга инде көннәр билгеләнгән. Бу изге эштән авыл яшьләре дә читтә калмый. Кызылъяр мәдәният йорты мөдире Ленир Дәүләтшин “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, авыл яшьләре 17 апрельдә “Җәмигъ” мәчетендә ифтар ашы үткәрергә ниятләп тора, хәзерге вакытта оештыру эшләре белән мәшгульләр.
“Яшьләрнең дә ифтар ашы уздырырга дәртләнеп йөрүләрен, аларның ни дәрәҗәдә иманлы, тәүфыйклы булуларын күрү – үзе зур шатлык”, – ди Серинә ханым.
Мәчеткә ифтар мәҗлесенә килгән авыл халкы, Кызылъяр авылы имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт Хәлфетдиновның үтемле вәгазьләрен тыңлап, моңлы азан тавышларыннан соң авыз ачып, ахшам намазларын укыганнар.
“Изге теләкләр теләп уздырылган ифтар ашы Рамазан аеның ни дәрәҗәдә саваплы икәнен тагын бер кат раслый”, – ди Серинә ханым.
Ифтар ашларына, гадәттә, 50-60 кеше килә. Алар ифтардан соң, ястү намазы, 20 рәкагать тәравих һәм витр намазлары укып, ил-көннәргә тынычлык, имин тормыш, һәр гаиләгә иман байлыгы, бәхет теләп таралыша.
“Һәрбарчабызның тоткан уразалары кабул булсын. Бу изге айларда изгелек эшләргә тырышыйк”, – ди Серинә Вәлиева.
ФОТО: ШӘХСИ АРХИВ
Нет комментариев