Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы көрәшчеләре Татарстан беренчелегендә призлы урын алган

Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда яшьләр арасында ике яшь төркемендә көрәш буенча Татарстан беренчелеге узган. Анда баулылар да сынатмаган.

Татарстан беренчелеге 2008-2009 елгы һәм 2006-2007 елгы көрәшчеләр арасында “Сабантуй” журналы призларына үткәрелгән. Анда һәр яшь төркемендә 50дән артык команда катнашкан. Баулы районы данын тренерлар Илмир Сабиров һәм Илдар Фатыхов җитәкчелегендә шөгыльләнүче ун яшь көрәшче яклаган.

Илдар Фатыхов “Баулы-информ”га хәбәр иткәнчә, бу беренчелек – республикабызның иң олы, дәрәҗәле турниры. Ул Татарстанның иң яхшы көрәшчеләрен ачыклау, Россия күләмендәге ярышларда катнашу өчен Татарстан җыелма командасына спортчылар туплау максатыннан үткәрелгән.

Ике көн дәвам иткән бил алышулар нәтиҗәсендә Баулыдан Рамазан Мөхәммәтгәрәев (тренеры – Илдар Фатыхов) 2008-2009 елгы көрәшчеләр арасында үз авырлык категориясендә өченче урын алган. Илмир Сабировта шөгыльләнүче Илнар Җиһангәрәев 2006-2007 елгы көрәшчеләр арасында үз авырлык категориясендә өченче урын яулаган. Җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылган.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев