“Баулы-информ” редакциясе бүләк өләшә
Төп тема

“Баулы-информ” редакциясе бүләк өләшә

“Баулы-информ” мультимедиа редакциясе 2022 елның беренче яртыеллыгына язылу акциясе һәм бүләкләр уйнату игълан иткән иде. Бүген көндез редакция инстаграмының туры эфирында бүләкләр уйнатылды, җиңүчеләрнең исемнәре ачыкланды. Кич җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Акция кагыйдәләре буенча, 2022 елның икенче яртыеллыгына “Хезмәткә дан” (“Слава труду”) газетасына язылырга һәм, 24 декабрьгә кадәр, редакциягә шалтыратып, бүләк уйнатуда катнашуга теркәлергә кирәк иде.

Акция дәвамында баулылар район газетасына актив рәвештә язылдылар, 500гә якын кеше бүләк уйнатуга теркәлде. Алар арасында Баулы сәүдә үзәкләренең берсендәге зәркән бүлегеннән көмеш алкалар һәм 1әр мең сумлык 3 сертификат уйнатылды.

Көмеш алкаларны Ирина Бәдертдинова отты. Тагын өч райондашыбызга – Гөлсөяр Гапсәламовага, Диләрә Галиуллинага һәм Ирина Мөхәммәтҗановага 1әр мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

Акцияне оештыручы, аны уздыру кагыйдәләре һәм вакыты, катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат http://bavly-tat.ru/news/polezno-znat/polozhenie-podpisnoy-aktsii-na-1-polugodie-2022-samoe-vremya-poluchat-podarki

 

Реклама

 


Нет комментариев