Яңа елның беренче көнендә Мәрьям Биктимерова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән балалары, оныклары һәм Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин котлады.
Мәрьям Биктимерова тумышы белән Чиләбе өлкәсеннән. Бөек Ватан сугышы вакытында аларның гаиләсе Үзбәкстан якларына эвакуацияләнә. Ташкентка килүгә, әти-әни үлеп китә, кызчык балалар йортына эләгә. Шунда үсеп, буй җиткерә. Көннәрдән бер көнне ул, Татарстанның Актаныш районы егете Надил белән танышып, гаилә кора. Алар Үзбәкстанның Ферганә шәһәрендә яшиләр. Мәрьям ханым химик сүс заводында һәм тукыма комбинатында йон эрләүче булып эшли. 45 яшендә зарарлык категориясе буенча пенсиягә чыга. Аның гомуми хезмәт стажы – 25 елдан артык.
1995 елда гаилә Баулыга күченеп кайта. Биредә Надил абыйның туганнары яши торган була. Мәрьям апа, тормыш иптәше белән 57 елдан артык бергә гомер итеп, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Надил абый “кече яшьтәге тыл хезмәтчәне” статусына ия була. Ул 2012 елда дөнья куя. Шуннан бирле Мәрьям апа берүзе яши. Шул ук участокта улы Марат Надилович өй җиткергән. Юбилярның өлкән кызы Неля Надиловна – Казанда, кече кызы Мәрвә Надиловна Тольяттида гомер итә. 8 оныгы, 6 оныкчыгы да бар Мәрьям апаның. Балалары, оныклары һәм оныкчыклары, гел килеп, булышып торалар.
– Безнең әниебез – җир йөзендәге иң әйбәт, назлы әни. Ул гомере буе безне кайгыртып яшәде. Хәзер дә безнең өчен борчылып тора, – дип сөйләде “Хезмәткә дан” хәбәрчесенә юбилярның кызы Неля Надиловна.
Мәрьям Биктимерованың олуг юбилее көнне дә барлык якыннары аны котларга килде. Шулай ук аны Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да тәбрик итте.
ФОТО: vk.com/bavlyofficial
Нет комментариев