Кызылъярның "Асылташ" бию коллективы "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең зона этабында призлы урын алган.
Әлмәт шәhәрендә "Созвездие - Йолдызлык" телевизион яшьләр эстрада сәнгате республика фестиваленең зоны этабы узган. Кызылъяр мәдәният йортында эшләүче "Асылташ" хореография коллективы анда ике бию белән катнашкан. Коллектив җитәкчесе Илсөяр Дәүләтшина "Баулы-информ"га хәбәр иткәнчә, "Чиләк-көянтә" биюләре гала-концертка үткән. Нәтиҗәдә "Асылташ" урта төркемдә "Хореография" номинациясендә 3нче урынга лаек булган.
Коллектив апрельдә Казанда фестивальнең супер финалында Баулы районы данын яклаячак.
Күптән түгел “Асылташ” коллективының халыкара конкурста призлы урын алуын хәбәр иткән идек http://bavly-tat.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/bauly-biyuchelre-khalykara-konkursta-ign
Фото: "Асылташ" коллективы шәхси архивы
Нет комментариев