Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы әниләрен бәйрәм белән котладылар

Әниләр көне уңаеннан, Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында “Әнкәй моңы бишек җырында...” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.

Бәйрәм мәдәният йорты фойесында Баулы осталары эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе белән башланып китте. Биредә оста куллы гүзәл затлар үзләренең күңел җылыларын биреп иҗат иткән эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Гөлназ Жаникулова төрле төсле җепләрдән бәйләгән берсеннән-берсе матур йомшак уенчыклар алып килгән. Ул кул эшләре белән күптәннән шөгыльләнә. Ә бу күз явын алырлык матуркайларны ярты еллар чамасы элек бәйли башлаган. 
“Мин бу йомшак уенчыкларны бәйләргә интернеттан карап өйрәндем. Аларны мин эш арасында гына бәйлим. Бер көнне 4-5не дә бәйләп була. Барлыгы ничә уенчык килеп чыкканын оныттым да инде, – ди Гөлназ.
Ярминкәдә “Баулы-информ” редакциясе хезмәткәрләре дә катнашты. Алар газета-журналлар, китаплар тәкъдим иттеләр.
Ярминкә белән танышкач, тамашачылар залга концерт карарга үттеләр. “Әнкәй моңы бишек җырында...” дип исемләнгән бәйрәм чарасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы ханымнары катнашындагы сәхнә күренеше белән башланып китте.
Сәхнә түрендә – бишек. Өйгә бәби кайткан. Әнисе, әбиләре, апалары аны кулдан-кулга йөртә. Һәрберсе аны үз итеп сөя, аңа багышлап җыр җырлый. Шаяру катыш ярату белән сугарылган бу күренешләр залдагы ханымнарны әни булган көннәренә алып кайткандыр, мөгаен. Күңелгә үтеп керерлек тамаша булды бу чыгыш.  
Аннары әниләрне, район җитәкчелеге исеменнән, Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин тәбрикләде. 
“Иң матур бәйрәм – Әниләр көне – якынлаша. Ел саен ноябрь ахырында әниләрне хөрмәтлибез. Кеше ничә яшьтә генә булса да, әни җир йөзендәге иң кадерле, иң газиз кеше, – дип мөрәҗәгать итте ул залдагы әниләргә.  – Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт куйган әниләр, төрле тармакларда эшләүче әниләр, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы солдат әниләре, зур рәхмәт сезгә. Мин барыгызны да Әниләр көне белән тәбрик итәм, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим, кадерле кеше булып яшәргә язсын сезгә”.
Ринат Хәмидуллин күп балалы әниләргә район башлыгының рәхмәт хатларын, мактау грамоталарын һәм чәчәкләр тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Шалты авылында яшәүче күп балалы ана Ләләгөл Кашапова да бар. Ул, балалар тәрбияләүгә, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен ныгытуга өлеш керткәне өчен, район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.
– Мин тумышым белән Оренбург өлкәсеннән. Без дүрт бала үстек. Үземнең дә зур гаиләм булсын иде, дип хыяллана идем, – ди Ләләгөл Халит кызы. 
Ул 25 ел элек Баулы районы Шалты авылы егете Рәсим белән гаилә корган. Кашаповлар, дус-тату гомер итеп, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Ике кызлары – Инзилә белән Элиза инде эшли. Инзиләнең үз гаиләсе бар. Кашаповларның өченче кызлары Элина нефть көллиятендә белем ала, төпчекләре Рамазан 6нчы сыйныфта укый.
“Миннән күп бала үстерү кыенмы дип сорыйлар. Мин гел әйтә киләм: беренче баланы яхшы гына итеп тәрбиялисең дә, калганнары, аңа карап, үрнәк ала. Шуңа күрә беренче балага бик күп көч куярга кирәк. Әлбәттә, башка балаларны тәрбияләүгә дә зур игътибар бирәсең.  Әтиләре дә бик ярдәм итте миңа. Балаларыбыз бик тату үстеләр, тәрбияле булдылар, Аллага шөкер. Безгә борчу-мәшәкать китермәделәр. Шуңа күрә аларны үстергәндә бик кырыс булырга туры килмәде, – ди ана кеше. 
Ләләгөл Халит кызы тарих, җәмгыять белеме һәм рәсем дәресләреннән белем бирә, 32 ел педагогик стажга ия. Ул кул эшләренә бик оста. Аның сәләте балаларына да күчкән. Алар гаиләләре белән иҗади кешеләр. Кашаповлар мал-туар асрап яшиләр, балаларына да хезмәт тәрбиясе биреп үстергәннәр. Йорт тирәсендә эшләгәннән тыш, һәрберсенең үзләренең шөгыльләре бар аларның.
Бүләкләү тантанасыннан соң, чара концерт белән дәвам итте. Аерым башкаручылар, вокаль, бию һәм хореография коллективлары онытымаслык чыгышлар бүләк итте. Концертта бишек җырлары, әниләр турындагы җырлар яңгырады. Һәр чыгыш, ниди генә телдә булмасын, җир йөзендәге иң газиз кешеләргә – әниләргә ярату һәм хөрмәт хисләрен белдереп, йөрәккә үтеп керде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев