Анда атмаганнар, ләкин сугыштагы кебек булган
Төп тема

Анда атмаганнар, ләкин сугыштагы кебек булган

26 апрельдә Россиядә истәлекле дата – Радиация һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар һәм әлеге һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Чернобыль атом электр станциясендә булган авария атом энергетикасы тарихында, аның нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зарар күрүчеләр саны буенча да, икътисади зыян буенча да, иң эре һәлакәт булып исәпләнә. Әлеге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә күп кенә ватандашларыбыз катнашкан. Шуларның берсе – Баулыдан Мөнир Дәүләтшин.

Хуҗалыкара төзелеш оешмасы хезмәткәре Мөнир Дәүләтшинга ул чагында 34 яшь булган. Чакыру кәгазе алгач, җыенып, тиешле вакытка хәрби комиссариатка барган. Аны тормыш иптәше белән җиде һәм өч яшьлек кызлары озатып калган. Тик гаилә башлыгы шул көнне үк кире әйләнеп кайткан. Берникадәр вакыт узгач, тагын шул ук хәл кабатланган. 1987 елның сентябрендә өченче чакыру кәгазе килгән.

– Мин ул чагында балалар бакчасында эшли идем, – дип искә ала ул көнне Мөнир Дәүләтшинның тормыш иптәше Сәрия Мәгъфүр кызы. – Иртән, гадәттәгечә, бергәләп эшкә киттек. Сәгать 11ләр тирәсендә балалар бакчасына килде дә: “Миңа җыенырга кирәк, 13 сәгатьтә хәрби комиссариатта булырга”, – диде. Мин дә, ул да, бу юлы да кире кайтыр, дип уйладык. Мин эштән кайтып тормадым. Ул берүзе җыенып китте. Бу юлы аны чыннан да алдылар.

Төгәл бер ай дәвамында Мөнир Шәкүрович Тоцкида әзерлек уза, ә 11 октябрьдә алар Чернобыльгә барып җитәләр. Аларны палаткалы шәһәрчеккә урнаштыралар, көн дә шуннан эшкә йөриләр.

– Без көненә 20 минут эшли идек, – ди ул. – Электр станциясендә шуннан да озаграк торырга ярамый иде. Без, эш урыныбызны чистартып, заземление ясап йөрдек. 20 минут эшләгәч, тиз арада эш урынбыздан китәргә тиешбез. Кергәндә һәм чыкканда санитар зона аша узабыз. Анда нурланыш дәрәҗәсе тикшерелә, душ керәбез, киемнәребезне тулысынча алыштырабыз. Шул рәвешле станциядә 48 тапкыр булдым.

Автор фотосурәте.

Бу турыда тулырак "Хезмәткә дан" газетасының 24 апрель санында укый аласыз


Нет комментариев