Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Баулылы суга батып үлгән

Баулы районында 45 яшьлек бер ир-ат Ык елгасында су астындагы чокырга эләгеп батып үлгән.

Шаһит сөйләвенчә, ир-ат Ык елгасының сай җиреннән барган, бер мизгелдә ул кисәк кенә су астына киткән һәм кире чыкмаган. Ир-атның йөзә белмәгәне ачыкланган.

Фаҗига урынында № 109 янгын сүндерү-коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре, № 7 эзләү-коткару отряды табиблары килгән. Трал ярдәмендә акваториянең 800 кв метр мәйданын тикшергәннәр.

Өч сәгатьтән соң, дүртенче яртыда коткаручылар  ирнең гәүдәсен табалар. Ул ярдан биш метр читтә, өч метр тирәнлектә табылган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/28/190546/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ