Төнлә −10 °C кадәр, көндез +13 °C: 18 мартка Татарстанда һава торышы
Татарстанда явым‑төшем көтелми, томан һәм бозлавык ихтималы зур.
Чәршәмбе, 18 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, явым‑төшем көтелми. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә‑тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Җил төньяк‑көнчыгыштан исә, тизлеге секундына 3–8 метрны тәшкил итәчәк.
Температурага карата:
-
төнлә — минималь температура −1…−6 градус, көнчыгыш районнарда урыны белән −10 градус кадәр тәшкил итәчәк;
-
көндез — термометрның терекөмеш баганасы +4…+9 грауска күтәреләчәк, көнбатыш районнарда урыны белән +13 градуска кадәр җитә алачак.
Юлларда урыны белән көчле бозлавык барлыкка килүе ихтимал. Сак булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тугры үтәгез.
Фото «Баулы-информ» архивы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев