Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Татарстанга яңгырлар килә?!

Чәршәмбе көнне Татарстан төньяк циклон йогынтысында калачак, ул республикага көчле җил һәм явым-төшемнәр алып киләчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүген, 30 мартта, республика территориясендә аз болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.

Мартның соңгы көнендә исә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнге сәгатьләрдә -2, -7 градус салкын булса, көндез +3, +8 градуска кадәр җылыта.

1 һәм 2 апрельдә җепшек кар, яңгыр һәм буран көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә температура -3, +2, көндез +4, +9 градус тәшкил итәчәк.

«Шимбә көнне республикада урыны белән яңгыр явачак. Температура фоны әллә ни үзгәрми: төнлә -3, +2 градус булса, көндез +5, +10 градуска кадәр җылытачак», – диелә синоптикларның фаразында.

Фото:  yandex.ru

Чыганак:  http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanga-yagyrlar-kil

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев