Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Шимбәгә каршы төндә, 25 майда, урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.
Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
25 һәм 26 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада -1, туфракта -3 градуска кадәр кырау көтелә.
Моңа кадәр синоптиклар Татарстан халкын һәм республика кунакларын көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәткән иде.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/24/186848/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев