Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм боз яву көтелә
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 – 22 метр тәшкил итәчәк.
Бүген кич белән, 28 июньдә, иртәгә, 29 июньдә, төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 17 – 22 метр булачак.
Моннан тыш, республикада урыны белән боз явуы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев