Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак
13 гыйнварда төнлә һава температурасы -33 градуска кадәр булачак.
Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -28тән алып -33 градуска кадәр. Көндез 20-25 градустан түбәнрәк булыр дип көтелә. Урыны белән кар явачак.
14 гыйнварда, пәнҗешәмбе төнендә, республикада салкын һава торышы сакланачак. Көньяк-көнбатыштан -21... -26 градуска кадәр, көнчыгышта -32 градуска кадәр.
Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 15гыйнварда, һава температурасы төнлә 12дән 17 градуска кадәр, көндез 7дән 12 градуска кадәр.
Якшәмбе, 16 гыйнварда, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны кабат 14-19 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда кар явачак. Көндезге сәгатьләрдә чираттагы атмосфера фронты якынлашуы белән кар көтелә. Һава температурасы -11, -16 градус.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев