Татарстанда бераз явым-төшем, томан һәм 2 градуска кадәр җылы көтелә
Бүген, 5 декабрьдә, Татарстанда элеккеге аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометцентры хәбәр итә.
Республика өстендә күк йөзе болытлы булачак, әмма ара-тирә ачыклыклар да күренәчәк. Урыны белән, Казаны да кертеп, юеш кар, яңгыр һәм сибәләмә явым-төшемнәр көтелә. Иртән аерым районнарда төнлә утырган томан сакланырга мөмкин.
Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан 5-10 м/с тизлектә җил исәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Төнлә температура нульдән түбән булганнан соң, көндез төбәктә һава -2, +2 градуска кадәр җылыначак (ТР башкаласында – -1, +1 градуска кадәр).
Метеорологлар фаразы буенча, киләсе атнада Татарстан территориясендәге аномаль җылылыкны кышкы салкыннар алыштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев