Көннәр кайчан җылыначак?
Синоптиклар безгә алдагы көннәрдә нниди һава торышы вәгъдә итә соң?
Бу бер-ике көндә республикада әлләни зур үзгәрешләр булмаячак: төннәрен һава температурасы 2-7 градустан артмаячак, урыны белән туфракта минус 1 градуска кадәр кырау көтелә.
Шимбә-якшәмбе көннәрендә әле яңгырлар да явачак.
Ә менә киләсе атна башында – 25-26 майда һава торышы әкеренләп үзгәрәчәк. Явым-төшем туктар дип көтелә. Төннәрен салкынча булса да, дүшәмбе көнне көндез 15-20 градуска кадәр, ә сишәмбе көнне 17-22 градуска кадәр җылытачак.
Фото: /pixabay.com
Чыганак: http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/knnr-kaychan-ylynachak
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев