Интертаттан 28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
Һава торышы

Интертаттан 28 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

28 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава.

28 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава.

Урыны белән яңгыр явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә; вакыты белән 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурысы  +2..+7˚, көндез +8..+13˚ градус.

27 сентябрь.

Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы
Кышкы сарымсак тырнакларын яки сөенчеген утырту. Тамыразыкларның уңышын җыеп алу.
Чәчәк түтәле
Ылыслы агачларны капчык яки крафт-кәгазь белән бәйләп кую. Гладиолус суганчаларын һәм дәлия чәчәкләренең тамыр бүлбеләрен казып алу. Суганчалы чәчәкләр: лалә, нәркис, гиацинтлар утырту.
Җиләк-җимеш бакчасы
Ылыслы агачларны капчык яки крафт-кәгазь белән бәйләп кую.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hawa_toryshy/intertattan-28-sentyabrg-ava-toryshy-m-ay-kalendare-/

 


Нет комментариев