Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Дерматолог кояшта пешкән урыннарны дөрес итеп дәвалау турында сөйләде

Канада университеты дерматологы Роберт Гниацки кояшта пешкән урыннарны дәвалауның куркынычсыз ысулларын әйткән.

Ул сөт ризыклары, лимон, үсемлек майлары һәм кул астындагы башка продуктлар белән дәвалау сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин икәнен дә искәрткән. Бу хакта “Российская газета” яза.

Иң беренче итеп дымлы чүпрәк куеп тирене суытырга кирәк. Шуннан соң пешкән урынга иссез крем яки гидрокортизонлы крем сөртергә кирәк. Ибупрофен даруы кабул итәргә һәм күп итеп су эчәргә мөмкин.

Әгәр кечкенә куыклар барлыкка килгән икән, инфекция булмасын өчен антибиотик сөртегез”, - дигән дерматолог. Шулай ук зур итеп кабарып чыкса, кутыр барлыкка килсә һәм кеше косса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Белгеч сүзләренчә, кояш пешергән урыннарны өй шартларында да дәваларга була. Әмма тиредә җитди яралар булса, зур зыян килергә мөмкин. Бу аеруча балалар өчен куркыныч.

Күпләп кишер, укроп һәм сельдерей ашау кояшта тәнне пешерү куркынычын арттыра. Бу ризыкларның составында фурокумарин дигән матдә бар. Ул тиренең кояшка сизгерлеген арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ