Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Һава торышы

Аномаль җылылык Татарстанда җылыту сезонының тәмамлану вакытын алга күчерәчә

Татарстанда апрель һәм май айларында һава температурасы климатик нормадан бер градус югарырак булачак дип көтелә. Бу турыда Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә‑тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар‑информ» матбугат агентлыгына хәбәр итте.

Ул әйткәнчә, аномаль җылылык аркасында республикада җылыту сезонының озынлыгы ел саен кыскара бара.

Җылыту сезонының тәмамлануы турындагы хәлиткеч карар, тәүлеклек уртача температура +8 градустан артып киткән очракта генә кабул ителәчәк.

Феликс Гогольның әйтүенчә, җәйге һава торышына карата төгәл фараз әлегә юк. Метеорологлар, хәзерге вакытта, кыска вакытлы фаразларга таянырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев