Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа машина алмас өчен, искесенең ресурсын ничек яңартырга?

Машина маен вакытында алмаштырыгыз.

Яңа машина алмый тору өчен, искесенең ресурсын арттырып була. Транспортны дөрес итеп «тәрбияләргә» кирәк. Бу турыда «Газета.ру» яза.

Иң мөһиме — маен вакытында алмаштырыгыз. Яңа машина алгач, 1-1,5 мең км узуга маен алмаштырырга кирәк. Гадәттә, беренче тапкыр салынган май обкатка өчен була.

Зур шәһәрдә яшәүчеләр бөкеләрдә озак торырга мәҗбүр, шуңа күрә май ресурсын тизрәк сарыф итеп бетерә.

Автомат тапшыру тартмаларының сыеклыгын да 60-70 мең км узуга алмыштырырга кирәк. Җитештерүче бу сыеклыкны бөтенләй алмаштырмаска кушса да, диелә хәбәрдә

Фото: pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев