Хәрбиләргә яңа ел күчтәнәче
Җәмгыять

Хәрбиләргә яңа ел күчтәнәче

Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң һәр кеше үз көченнән килгәнчә, ярдәм итәргә ашыкты. Баулылы Олеся Имамова хәрбиләргә яңа ел күчтәнәче әзерләгән. Нәкъ менә яңа ел бәйрәмнәре алдыннан икенче ел рәттән ул гуманитар ярдәм җыю пунктына йомшак уенчыклар тапшыра.

Хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм дә төрлечә оештырыла. Кемдер йон, җылы оекбашлар, кирәк-яраклар, азык-төлек әзерли, акчалата ярдәм итә һәм башкалар. Ә менә Баулы шәһәрендә яшәүче Олеся Имамова икенче ел рәттән госпитальдә ятучы яралы хәрбиләргә йомшак уенчыклар җибәрә. 
– Кайберәүләр йомшак уенчыклар җыеп җибәргәнгә бәлки гаҗәпсенер дә, әмма яралы хәрбиләрнең күңелләрен күтәрү дә мөһим бит. Бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан. Алар да күңелләре белән күчтәнәч көтәдер, – ди Олеся. – Мин әлеге уенчыкларны кибеттә куелган уен автоматларыннан “тотам”. Бу гадәт балалар кечкенә чактан калган. Кибеткә барып, шундый уенчык автоматы күрсәк, уйнамый китми идек. Ышанасызмы, без һәрвакыт уенчык тотып чыгабыз. Менә шул уенчыклар бездә бик күп булып җыела. Уйладым да, ник әле бу йомшак һәм матур уенчыкларны хәрбиләр өчен посылкалар эченә салып куймаска. Күчтәнәчне кулына алып ачкан хәрбинең дә күңеле күтәрелеп куйсын. 
Чынлап та, узган ел уенчыклы посылкалар турында уңай фикерләр күп булган, хәтта кыска гына видеолар да яздырып җибәргән булган хәрбиләр. 
– Олесяга рәхмәт, хәрбиләр өчен әзерләнгән гади генә күчтәнәч тә уенчыклар куелгач, бәйрәмчә төс ала бит, – дип сөйләде Баулы волонтёры Инга Әхмәтҗанова. – Бу юлы йомшак уенчыкларга өстәп Олеся үзе кулдан ясаган брелоклар, яңа ел уенчыклары да куйган. Хәрбиләр өчен булган һәр ярдәм кирәкле. Солдатларыбызның да күңелләре булсын, алга таба җиңүне якынайту өчен күтәренке рух булуы да мөһим бит. 
 


Нет комментариев